

Башкортстанда пенсионерларны алдап, акчаларын чәлдереп йөрүче аферист хатыннарны эзлиләр. Аларның башлыча Уфада эш итүе билгеле. Аферист корбаннарының берсе - 88 яшьлек өлкән яшьтәге ханым 70 мең сум акчасыннан колак каккан. 80 яшьлек ирнең 130 мең сум акчасын урлаганнар. Ул да полициягә мөрәҗәгать иткән.
Аферистларга 35-40 яшьлек, буйлары 170-175 сантиметр. Икесе дә кулларына медицина перчаткалары киеп йөриләр. Бер хатынның алгы тешләре юк, шуңа күрә ул авызын яулык белән каплап йөри.
"Әгәр алар турында мәгълүмат булса, шунда ук (347) 279-48-02, 279-39-02, 02 (102 — мобиль телефоннан) хәбәр итүегезне сорыйбыз", - диләр полициядә.
Чыганак: Башинформ