

БР буенча ЮХХДИнең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, узган тәүлектә республика юлларында өч кеше һәлак булган. Төнге уникеләрдән соң Стәрлетамак районында Дергачёвка – Стәрлетамак – Раевка юлының 5нче километрында Бәгәнәш авылы тирәсендә Стәрлетамакта яшәүче Hyundai Solaris руле артындагы 37 яшьлек водитель хәвефле борылышта кюветка төшеп ауган.
Авариядә водитель һәм аның 36 яшьлек пассажиры вакыйга урынында ук үлгән. Тагын бер пассажир хатын – водительнең 32 яшьлек тормыш иптәше – җәрәхәтләр алган.
Төнге өчләр тирәсендә Илеш районында да юл-транспорт вариясе теркәлгән. Мәскәү – Уфа юлында 66 яшьлек водитель үзенең Nissan Qashqai автомобилендә шәхесе ачыкланмаган җәяүлене таптаган. Дөрес булса, ул юл уртасында яткан, ди. Авария нәтиҗәсендә карап торышка 45-50 яшьләрдәге ир ашыгыч ярдәм килгәнче үк үлгән.
Аварияләр нәтиҗәләре буенча тикшерү оештырылган.
Чыганак: bashinform.ru