Җинаять һәм җәза
2 август 2023, 05:28

Полицейский тоткыннарны жәлләгән

Кече сержант бик "ярдәмчел" булып чыккан. 

PixabayPixabay
Фото:Pixabay

Ямал-Ненец автономияле округында ике наркодилер тоткынга качарга ярдәм итәргә теләгән (ул аларга борыч баллончигы сатып алып тапшырган) полицейскийны кулга алганнар. Ике тоткын фетнәсе барып чыкмаган, ә вакыйганың төп сәбәпчесе погоннарын төрмә киеменә алмаштырырга әзерләнә.

Яңа Уренгойда яшәүче 21 яшьлек кече сержант Данил Ч. Наркотиклар тарату өчен хөкем ителгән 21 яшьлек Сенаси Салиндер һәм 32 яшьлек Юрий Брагин белән таныш булган. Тоткыннар дусларча  безгә качарга булыш әле дип полицейскийга мөрәҗәгать иткән. Аларны якын арада суд бинасына алып барырга тиеш булганнар. Полицейский ризалашкан. Сержант кибеттән борыч баллончигы сатып алган һәм камерада утыручыларга тапшырган. 6 июль көнне судка алып барган вакытта тоткыннарның берсе  полицейскийларның йөзенә баллончиктан сиптерә. Әмма иреккә кача алмыйлар. Салиндер белән Брагинны тоталар. Сорау алганда алар ярдәмче полицейскийны атыйлар.

Кече сержантны тоткарлап, аңа каршы “Вазифа вәкаләтләрен арттыру” маддәсе буенча җинаять  эше кузгатылган. Аңа дүрт елга кадәр төрмә срогы яный. 

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас