

Можайскида телефон мошенниклары 45 яшьлек хатынны хәрби комиссариатка ут төртергә мәҗбүр иткән. Хәрби комиссариат бинасында җинаятьчеләр бар, дип ышандырганнар аны. 31 июль көнне хатынга берәү шалтыратып, билгесез адәмнәр аның исеменә кредит рәсмиләштерергә маташа, дип хәбәр итә. Моны булдырмас өчен, шалтыратучы мошенниклар яшеренгән урынга ут төртергә киңәш иткән, бу исә хәрби комиссариат бинасы булып чыккан.
Шул көнне хатын хәрби комиссариатта оештырган янгынны коткаручылар килгәнче үк сүндергәннәр. Бар тик тәрәзә рамына гына ут капкан. BAZA мәгълүматы буенча, ут төртүче хатынны вакыйга урынында кулга алганнар.
Мошенникларның кешене тузга язмаган нәрсәләргә ышандыра алу көченә һәм сәләтенә исең-акылың китәр. Гипноз куллана микән әллә алар?
Чыганак: lenta.ru