Җинаять һәм җәза
31 июль 2023, 07:01

Ир элекке хатынын үтергән

Сәбәбе көнчеллек тә түгел, ә... 

SHOT   Telegram-каналы.SHOT   Telegram-каналы.
Фото:SHOT   Telegram-каналы.

Хакасиядә отельдә ир уртак мөлкәтне бүлә алмау сәбәпле элекке хатынын мылтыктан атып үтергән. Соңрак ул  ВАЗ 2107 машинасында үз-үзенә кул салган.

Фаҗига Таштып поселогында ялларда теркәлгән. “Ак хус” кунакханәсенең икенче катындагы бер номерда аның хуҗасы – башында ату эзе белән 52 яшьлек Ирина Ю.  – табылган. Үтерүдә төп шикләнелүче аның ире Олег Ю. булган. SHOT   Telegram-каналы язуынча, ул төнлә кунакханәгә  килгән дә теркәлмәгән коралдан  Иринаны атып үтергән.

Күп тә үтми 51 яшьлек шикләнелүче ирнең гәүдәсен Абакан – Ак-Довурак  юлыннан ерак түгел басу уртасындагы машинада тапканнар. Аның белән янәшәдә хатынын үтергән һәм үзенә кул салган корал яткан. Фаҗиганең төп сәбәбе – уртак җыйган мөлкәтне бүлү. Һәлак булган хатынның ике кафесы да булган.

“Үтерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Шулай... Мөлкәт бар, тик менә хуҗасы гына юк шул хәзер... 

Чыганак: SHOT   Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас