Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
31 июль 2023, 12:28

14 ел әсирлектә тоткан

Коточкыч!

tj.sputniknews.ru
Фото:tj.sputniknews.ru

Чиләбе өлкәсенең Смолино авылында бер ир 14 ел дәвамында урланган хатынны көчләп, әсирлектә тоткан. Кулга алгач, ирне психдиспансерга озатканнар.

“2009 елда ир-ат  хатын-кызны урлаган. 2023 елда гына ул тоткынлыктан кача алган. Хатынның апасы полициягә гариза язган һәм анда туганын әсирлектә тотучыга күрсәткән”, – дип сөйли көч структураларындагы чыганак.

Гариза язучы хатын шулай ук полициягә әлеге ирнең 2010-2011 елларда бер хатынны үтерүе турында хәбәр иткән. Тикшерү нәтиҗәсендә  бу мәгълүмат расланган. Хатынны урлаучы йортында  билгесез кеше калдыклары табылган.

Хәзерге вакытта ир-ат психиатрия хастаханәсендә ята. Аңа кораллы сакчылар куелган. ”Үтерү”  һәм “Кеше урлау” маддәләре буенча җинаять эшләре кузгатылган.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: