Җинаять һәм җәза
29 июль 2023, 13:34

Уфа тимер юл вокзалында Казахстан кешесе акчасын югалткан

Аны тапкан кеше хәзер үкенеп бетә алмыйдыр. 

Уфа тимер юл вокзалында Казахстан кешесе акчасын югатканУфа тимер юл вокзалында Казахстан кешесе акчасын югаткан
Уфа тимер юл вокзалында Казахстан кешесе акчасын югаткан

Уфада Казахстан кешесе полиция чакырырга мәҗбүр булган. Чөнки ул Уфа тимер юл вокзалында документлар һәм акча салынган сумкасын югалткан. Анда 76 500 тәнгә һәм 59 100 сум акча яткан.

Транспорт полициясе шундук эзләргә керешкән. Видеокүзәтү камераларының язмаларын тикшергәч, алар зыян күрүченең вокзалның өченче катыннан эскалатор белән төшкәндә сумкасын төшереп калдырганын ачыклаганнар. Аның артыннан килгән ир белән хатын, моны күреп, хуҗасына әйтмәгәннәр, ә үзләренә алырга карар иткәннәр.

Хатын сумканы иелеп алган да, берсе дә күрмәсен өчен эченә тыккан, аннан вокзалның бәдрәфенә юнәлгән. Анда акчаны алып, документлары белән сумканы чүп савытына ташлап калдырган. Чыккач ул бер стакан кофе сатып алган да, читтәрәк аны көтеп торган юлдашы янына киткән.

Урланган акчаны туздырып өлгермиләр, чөнки полиция хезмәткәрләре аларны бер сәгать эчендә тоткарлый һәм тикшерү өчен дежур частена алып китә.

Уфада яшәүче 46 яшьлек бу хатынга карата җинаять эше кузгатылган. Мондый төр җинаятькә каралган максималь җәза - биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү.

Менә шулай, дуслар, кеше әйберенә һич тияргә ярамый, хәтта юлдан тапсаң да. Мондый очракта кичекмәстән полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәк, югыйсә, уйламаганнан бәлагә юлыгуың бар.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас