

Кеше сатуга каршы көрәш һәм аларны әсирлектән азат итү белән шөгыльләнүче волонтерлар үзләренең Телеграм-каналында хәбәр итүләренчә, Башкортстанның Иске Сибай авылында яшәүче 41 яшьлек Гөлназ (исеме үзгәртелгән. — Авт.) гомер буе республикада яши һәм аена 10 мең сумга фермада савымчы булып эшли. Аның хезмәттәше Рәшит (исеме үзгәртелгән. — Авт.) хатын-кызга югарырак түләүле эш урыны табарга карар итә. Ул Баймак районында 30 мең сум хезмәт хакы түли торган башка ферма тапкан һәм Гөлназны шунда эшкә чакырган. Хатын ризалашкан.
Аны машинада Чиләбе өлкәсенең Копейск шәһәрендәге ташландык фермага алып килгәннәр. Хатын, куркып, өенә кайтырга сорый башлый, ләкин ферма хуҗасы Рәшитнең аны аларга сатканын, аңа юл өчен бурычын түләргә туры киләчәген аңлата. Ферма хуҗасы, кыйнау белән янап, качуның файдасы юк дия. Ни чарадан бичара хаты үзенә йөкләнгән эшне башын иеп үти.
Гөлназ туганнары белән элемтәгә керә алган, ләкин кайда булуын ничек тә аңлатырга алмаган. Аның бердәнбер ориентиры ерак түгел урнашкан 11 санды холык төзәтү колониясе булган. Гөлназның танышы волонтерлар оешмасына ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Алар Гөлназга шалтыратып, аның кайда булуын ачыклаганнар. Полиция хезмәткәрләренең берсе бу ташландык ферманың кайда урнашканын белгән. Полицейскийлар Гөлназны табып, фермадан алып киткән. Хуҗасы анда булмаган, ә Рәшитне бу эшне җентекләп ачыклау өчен бүлеккә алып киткәннәр. Тиздән Гөлназ өенә кайтып җитәргә тиеш.
Чыганак: bashinform.ru