

Яңарак Стәрлетамакта яңа пляж ачканнар.
Шәһәр хакимиятенең социаль челтәрләрендә язылуынча, “Солнечный берег” муниципаль пляжы күптән түгел генә ачылган. Әмма, ни кызганыч, әле яңа гына эшли башлаган пляжда вандаллар “үз эшләрен башкарырга” өлгергән.
Алар төнен коткару постының тышкы катламына зыян салган, территорияне уратып алган баганаларны һәм искәртүче аншлагларны аударган.
“Әгәр сез муниципаль милеккә зыян салуларын күрсәгез, зинһар, 102 номеры буенча полициягә хәбәр итегез. Вандализм кылуларын фото яки видеога төшерегез”, – дип мөрәҗәгать итәләр шәһәр хакимиятеннән.
Әйе, булмаса, юк дип зарланабыз, әмма кайсыберләр булганның кадерен белми. Кызганыч...