

Мәскәүдә яшәүче бер кеше үзенең внедорожнигы түбәсенә кәгазьгә төрелгән зур сумма акча куеп торган. Шул вакытта моның телефоны шалтырап, акчасы турында оныттырган һәм ул машинасына утырып киткән.
Төргәк юлда төшеп калган. Аны бер җәяүле күреп калган һәм машина үтеп киткәч тә иелеп алган.
Бу көн аның өчен чын бәйрәмгә әверелгән, ул хәтта 400 меңен туздырып та өлгергән. Ләкин водитель акчасын ничек һәм кайда онытканын тиз исенә төшергән һәм шундук полициягә мөрәҗәгать иткән.
Каракның эзенә тиз төшкәннәр - чөнки урамнарда видеркамералар күп. Хәзер бу "бәхетле"гә 10 ел төрмә яный.
Менә шулай, үз илеңнең кануннарын белмәсәң, уйламаган җирдән бәлагә юлыгуың бар.