Җинаять һәм җәза
28 июль 2023, 03:56

Контрабанда белән шөгыльләнмәкче булган

Тик тотылган шул...

Башкортстан һәм Төмән өлкәсенең Федераль иминлек идарәсе хезмәткәрләренең уртак эше нәтиҗәсендә хәрби билгеләнештәге эшләнмәләр контрабадасына чик куелган, дип хәбәр итәләр республика идарәсенең матбугат хезмәтендә.

Тикшерү версиясе буенча, Русия гражданины чит ил заказ ясаучысына авиация двигательләре өчен 50дән артык запас частьлар сатарга ниятләгән. Ул курьер хезмәтләре офисларының берсендә посылка җыеп, җибәрмәкче булган. Шунда товарны тартып алганнар да инде.

Җинаять эше кузгатылган.

Иргә бу маддә буенча бер миллион штраф һәм  җиде елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас