Җинаять һәм җәза
27 июль 2023, 07:18

Кыз баланы алдап, подвалга алып кергән

Бу хәл Подмосковьеда булган. 

kaluganews.comkaluganews.com
Фото:kaluganews.com

Подмосковьеда торак-коммуналь хезмәткәре дүртенче сыйныфта укучы кызны подъезд янында сагалап торган да, үзе яшәгән бүлмәгә алып кереп, порнография видеосы күсәткән.

Вакыйга Клин шәһәренең Карл Маркс урамында теркәлгән. Соңрак 10 яшьлек кыз бала әнисенә сөйләвенчә, эшче абзый аны подвалга алып кергән һәм 18+ видеолары күрсәткән. Ахырда кызны кроватька яткырып, үбә башлаган. Укучы кыз  46 яшьлек  Бобохоннан качып котыла алган.

Ике көн үткәч, педофилны тоткарлаганнар. Ул РЭУ-8 торак сервисы хезмәткәре –46  яшьлек Бобохон А. булып чыккан. “Җенси характердагы көчләү гамәлләре” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. 

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас