

Башкортстанның Югары суды Авыргазы районында яшәүче иргә карата кузгатылган җинаять эше буенча хөкем карары чыгарды.
Ул РФ Җинаять җәзасы кодексының 228 маддәсенең берничә пункты буенча гаепле (наркотикларны законсыз җитештерү һәм җибәрү, наркотик чараны яки психотроп матдәне аеруча зур күләмдә законсыз саклау һәм ташу) дип табылган.
2021 елның августында ир Толбазы авылында ихатадагы корылмада наркотиклар лабораториясе оештырган. Бу лабораториядә ул синтетик наркотик җитештергән, аны яшәгән урынында һәм Стәрлетамакта арендага алынган гараж боксында саклаган.
Наркотикларның бер өлешен ул 2021 елның декабрендә һәм 2022 елның апрелендә арытаба наркотиклар кулланучылар арасында таратыр өчен Әстерхан өлкәсенә озаткан.
Моннан тыш, аның йортын тентү барышында хокук саклау органнары хезмәткәрләре тыелган матдәләр прекурсорларын, наркотикларны, шулай ук аларны ясау өчен кирәкле реагентларны һәм җиһазларны тартып алган. Гаепләнүче кылган җинаятьләрендә гаепле булуын таныды.
Суд аны 15 елга ирегеннән мәхрүм итте. Ир каты режимлы төзәтү колониясендә утырачак.
Чыганак: bashinform.ru