

1959нчы елда башка кеше кылган җинаять өчен хөкем ителгән һәм 13 ел төрмәдә утырып чыгарга мәҗбүр булган Уфада яшәүче 86 яшьлек пенсионер Фәтхулла Исхаков әхлакый зыянны каплау турында Уфаның Ленин районы судына 450 млн. сумлык дәгъва җибәргән. Җавап бирүче - Русия Финанс министрлыгы. Бу хакта Фәтхулла абыйның адвокаты Виталий Буркин хәбәр итә. Үзенең телеграм-каналында ул дәгъваның фотосын бастырган.
- Фәтхулла Исхаков очрагында гаеплеләрне җәзага тарттыру мөмкин түгел, чөнки бу эшне оештыручылар барысы да үлгән, - дип язган юрист. - Фәтхулла Исхаков суд юлында йөрүләрен, газапларын 450 миллион сумга бәяләде. Дәгъвасын бирде. Афәрин, бабай. Тормыш әле башлана гына.
64 ел элек Фәтхулла Исхаковны күршеләренә һөҗүм итүдә гаепләгәннәр. Җинаятьне чынлыкта икенче кеше кылган – ул 2012 елда полициягә үзе килеп, гаебен таныган.
Суд Исхаковны “үтерүгә омтылу” турындагы җинаять эше буенча 15 елга ирегеннән мәхрүм итә. 13 елдан соң Фәтхулла срогыннан алда иреккә чыга, чөнки югарыда әйтүебезчә, гаепле полициядә үз гаебен таный. Пенсионер алдында гафу үтенә һәм бер елдан соң вафат була.
Шул вакыттан бирле гаепсезгә хөкем ителгән пенсионер хөкем карарын гамәлдән чыгару өмете белән күп инстанцияләр үтә һәм 64 елдан соң Югары суд Фәтхулланың эшен яңадан карый һәм аны аклый.