Җинаять һәм җәза
26 июль 2023, 08:31

Эчке киеменә яшереп, кыйммәтле ташлар алып кайткан

Аэропорт хезмәткәрләре тикшермәс, дип уйлаган инде...

Чыгышы белән Үзбәкстаннан булган авиакомпания хезмәткәре, эчке киеменә яшереп, Русиягә Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән алмазлар алып кайткан. Бизәнгечләрне Внуково аэропорты таможенниклары күреп калган.

39 яшьлек ир, Внуковода төшкәч, берни булмагандай, ышанычлы адымнар белән яшел коридордан узган. Әмма аның багажын сканер аша үткәргәндә сәер әйберләр ачыкланган. Apple, Samsung һәм Sony продукциясе (13 данә) һәм кыйммәтле ташларга 40 сертификат. Ташлар үзләре булмаган. Ир исә үзе белән берни дә булмавын әйткән. Уяу аэропорт хезмәткәрләре ышанмаган һәм ирне тентеп чыккан.  

Аның эчке киемендә 5 миллион сумга 60 кыйммәтле таш тапканнар. Ташлар өч кечкенә пакетикка салып, скотч белән уралган булган. Ир Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә авиакомпания хезмәткәре булуын, Мәскәүгә кунакка килүен һәм алмазларны туганнарына бүләккә алып кайтуын сөйләгән.

Әлбәттә инде, пассажирны кулга алганнар, стратегик  мөһим товарлар контрабандасы өчен аңа җиде елга кадәр колония ный. Шулай ук аны таможня түләүләреннән качканы өчен дә җинаять җаваплылыгына тарттырырга мөмкиннәр.

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

Автор:Альфия Шакирьянова
Читайте нас