

Мәләвез район суды Салават шәһәрендә яшәүче иргә карата җинаять эшен караган. Судның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 2022 елның декабрендә Мәләвез районы авылларының берсендә булганда, ир-ат терлекләр утарыннан яшерен рәвештә туганының 18 яшьлек атын урлаган. Җинаять урыныннан качып киткәч, урланган атны үз мәнфәгатьләрендә кулланган – аны ит өчен суйган. Ат хуҗасына ул 87 мең сумлык зур зыян салган.
Гаепләнүче гаебен тулысынча таныган. Зыянны тулысынча каплату һәм гаепләнүче белән дуслашуы сәбәпле зыян күрүче җинаять эшен туктату турында гариза язган.
Суд гаепләнүченең элек хөкем ителмәвен, аның ике баласы булуын, матди зыянны тулысынча каплатуын исәпкә алып, зыян суммасыннан тыш тагын 13 мең сум түләнүен исәпкә алган. Ат карагы туганы алдында гафу үтенгән.
Суд зыян күрүченең үтенечен канәгатьләндерүдән баш тарту өчен нигез тапмаган. Нәтиҗәдә гаепләнүченең ат хуҗасы белән дуслашуы, салынган зыянны каплатуы сәбәпле җинаять эшен туктаткан.
Карар әлегә законлы көченә кермәгән.
Чыганак: bashinform.ru