Җинаять һәм җәза
24 июль 2023, 15:02

“Руки Вверх” концертына кертмәгәннәр

Билеты булса да.

YouTubeYouTube
Фото:YouTube

Русиялене “Лужники” стадионындагы концертка кергәндә полицейскийларны тукмаганы өчен тоткарлаганнар. “112” Телеграм-каналы мәгълүматы буенча, сүз Рустик Велиев турында бара. Ул “Руки Вверх” төркеме концертына билет сатып алган булган. Әмма концерт мәйданы сагы ирне кертүдән баш тарткан, чөнки ул бик нык исерек булган. Ярдәмгә полицейскийлар килгән, алар  иргә “Лужники” стадионы сакчыларының гамәлләре дөрес, дип аңлаткан. Моны ишеткән ир чыгырыннан чыккан һәм полицейскийларны тукмый башлаган.

Ул бер полицейскийның йөзенә йодрык белән суккан, икенчесенең аягына каты итеп  суккан, бу хәлләрдән соң тәртип бозучыны якындагы эчке эшләр бүлегенә алып киткәннәр. Дебоширга җәмәгать урынында исерек йөргәне һәм полиция хезмәткәрләренә һөҗүм иткәне өчен җинаять эше яный. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас