Җинаять һәм җәза
21 июль 2023, 08:00

Зур акчалар эшлим дип, миллионнарыннан колак каккан

Ирне 2 миллион 600 мең сумга төп башына утыртканнар.

Зур акчалар эшлим дип, миллионнарыннан колак какканЗур акчалар эшлим дип, миллионнарыннан колак каккан
Зур акчалар эшлим дип, миллионнарыннан колак каккан

Мошенниклар, ялган банк хезмәткәрләре, ялган газовиклар, аферистлар тарафыннан алданучылар турында көн саен язып, аңлатып, кисәтеп торабыз, ләкин шулар тозагына һаман эләгә торалар. Ышанучанлыктыр инде. Менә тагын бер очрак.

Салават шәһәрендә яшәүче берәү, инвестицияләрдә акча эшләргә тырышып, 2 миллион 600 мең сум күләмендә зыян күргән. Ирне дә мошенниклар төп башына утырткан. Ул бик билгеле бер банкның сайтына кергән һәм “инвестиции” дигән бүлегендә үзенең телефонын калдырган. Шул ук көнне моңа  билгесез ир шалтыраткан һәм шушы банкның хезмәткәре булуын әйткән. Ул иргә телефонына скайп һәм тагын да бер кушымта урнаштырырга кушкан. Аннары: “Хәзер сезгә инвестицияләр бүлеге хезмәткәре шалтыратыр” дигән....

Өч атна дәвамында “керем алырсыз, акчаларыгызны шушы шушы исәпкә салыгыз” дип, мошенниклар ирнең башын катырып, барлык булган акчаларын әкрен генә үзләренең исәпләренә күчерткәннәр. Хәтта анда 1 миллион сумнан артыграк кредит акчаларына да кереп киткән. Нәтиҗәдә, ир 2 миллион 600 мең сум күләмендә зыян күргән. Җинаять эше ачылган.

Чыганак: Башинформ

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас