

Бәхеткә, кызчыкны полиция хезмәткәрләре исән-имин килеш тапкан.
Тикшерү комитетының Ростовтагы идарәлегеннән хәбәр итүләренчә, баланы берничә сәгать эчендә эзләп тапканнар. 42 яшьлек ирне кулга алганнар, җинаять эше кузгатылган.
Тикшерүчеләр әйтүенчә, кызчык мәйданчыкта картәнисе белән булган. 26 яәлек яшь хатын 3 яшьлек улын киендереп калган, 6 яшьлек кызы картәнисе белән урамга уйнарга чыгып киткәннәр. Картәнисе бер генә минутка игътибарын читкә юнәлтә һәм кыз шунда ук суга төшкән кебек юкка чыга. Бергә уйнап йөргән 5 яшьлек малай кызның бер абыйга ияреп киткәнен әйтә һәм кайсы якка киткәннәрен күрсәтә.
150 полиция хезмәткәрләре баланы шунда ук эзләү эшенә керешә. Волонтерлар, битараф булмаган шәһәр кешеләре велосипедлар, мотоцикллар белән эзләүгә кушыла. Видеокамералардан күренүенчә, ир 8 минут баланы җитәкләп барган һәм кибеткә кереп аңа кәнфитләр, үзенә исерткеч эчемлекләр алган. Сатучылар да, бу вакытта кибеттә йөрүчеләр дә сәер хәл сизмәгән, чөнки кыз бала үзен тыныч тоткан, кәнфитләр сайлап йөргән.
Ирнең шәхесен ачыклау белән аның йортына юл алганнар. Дөм исерек ир ни өчен чит баланы өенә алып кайтуын аңлата алмаган. Ул аны кыйнамаган, көчләмәгән. Кыз, идәнгә утырып кәнфитләрен ашаганнан соң, телевизор карап утырган. Күршеләре бала елаган тавышны ишетмәгән.
Ни өчен кызның таныш булмаган иргә ияреп китүен әти-әнисе аңлата алмаган. Гаилә уңышлы санала, әтисе дә, әнисе дә эшлиләр, ике бала тәрбиялиләр.
Чыганак: rostov.kp.ru