

РФ Дәүләт Думасында Яңа ел бәйрәмендәге ялларны май бәйрәмнәренә өстәүдән баш тартканнар.
Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитет бу закон проектын хупламаган. РФ хезмәт кодексына “Новые люди” партиясе депутатлары үзгәрешләр кертергә тәкъдим иткән булган.
Хөкүмәт комиссиясендә бәйрәм һәм ял көннәрен хезмәткәрләр, профсоюзлар һәм эш бирүчеләр белән бергәләшеп билгелиләр дигәннәр. Шулай ук, гыйнвар аендагы Яңа ел бәйрәмнәре мәктәптә укыган балаларның каникуллары белән туры килә һәм ата-аналарга балалары янында вакытларын күбрәк үткәрергә мөмкинлек бирә.
Чыганак: ТАСС