

Артык сумнарга ия булу өчен адәм баласы нинди генә юлларга басмый. Еш кына алдашу, законны бозудан да курыкмый.
Менә тагын шундый бер очрак: Нуриман районы прокуратурасы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә законнарның үтәлешен тикшергән. 2021 елның ноябрендә эшсез сыйфатында исәптә торучы ир әлеге учреждениедә инспектор булып эшләгән хатыны белән алдан сүз куешып, эшкуарлык эшчәнлеге алып баруга финанс ярдәме алу турында килешү төзегән. Алар бергәләшеп документлар пакеты әзерләгәннәр, умартачылык өлкәсендә эшчәнлек оештыру турында бизнес-план төзегәннәр һәм шуларның барысын бергә карар кабул итү өчен комиссиягә тапшырылган. Аларны караганнан соң мәшгульлек үзәге белән ир-ат арасында килешү төзелгән, “эшкуар”га 145 мең сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
“Шул ук вакытта әлеге сумманың 10 мең сумы гына бал кортлары һәм умарталар сатып алуга тотылган. Калган өлешен ир белән хатын ялган документлар биреп, үзләре теләгәнчә сарыф иткәннәр. Бу икәүнең законсыз гамәлләре аркасында дәүләткә 135 мең сум күләмендә зыян китерелгән. Район прокуратурасы тикшерү материалларын җинаять-хокукый бәя бирү өчен тикшерү органына җибәрде",-дип хәбәр иттеләр төбәк күзәтчелек ведомствосының матбугат хезмәтендә.
Нәтиҗәдә, “бер төркем кешеләр тарафыннан алдан килешеп һәм эш вазифасыннан файдаланып, түләүләр алуда мошенниклык кылу” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Чыганак: Башинформ.