Җинаять һәм җәза
19 июль 2023, 17:25

Мәетне машинага бәйләп, зиратка алып киткән

Кайдан килә кешеләрдә  шулкадәр вәхшилек?

БР буенча  Тикшерү комитетыннан.БР буенча  Тикшерү комитетыннан.
Фото: БР буенча Тикшерү комитетыннан.

Башкортстанда Дүртөйле районы Суккул авылында яшәүче 45 яшьлек кешене үтерүдә гаепләү буенча җинаять эшен тикшерү тәмамланды.  Башкортстан буенча Тикшерү комитетының матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, 2023 елның мартында хокук саклау органнарына Дүртөйле районының Суккул һәм Мәмәдәл авыллары арасындагы авыл юлында Семилетка авылында яшәүче 51 яшьлек кешенең мәете табылуы турында хәбәр килгән. Ир-атның аяклары бәйләнгән, бөтен тәне полиэтилен белән уралган, шулай ук тәнендә пычак белән кисеп алынган яралар һәм сөйрәү эзләре булган.

Тикшерүчеләр һәм криминалистлар полиция хезмәткәрләре белән бергә вакыйга урынын тикшерү, видеокүзәтү камераларын анализлау һәм шаһитлардан сорау алу нәтиҗәләре буенча зыян күрүчене машинага бәйләп йөрткәннәре ачыкланган. Алга таба тикшерү-оператив чаралар барышында «Рено Логан» автомобиле һәм гаепләнүченең шәхесе ачыклана. Машинасын тикшергәндә, аның гәүдәсе бәйләнгән бау фрагментлары, ә явыз ниятле кешенең киемендә зыян күрүченең каны эзләре табылган. Җыелган дәлилләрдән соң ир-ат кылган җинаятен таныган.

Тикшерү билгеләгәнчә, 2023 елның 13-16 мартында өч кешедән торган компания Суккул авылында яшәүчедә кәеф-сафа корып яткан. 16 март көнне шикләнелгән кеше 51 яшьлек яңа танышы белән бергә  үзенең  мунчасында табын әзерләүне дәвам итәргә карар кыла. Күңел ачу вакытында сүзгә киләләр һәм  явыз ниятле кеше кунакның муенына берничә тапкыр пычак белән чәнечкән. Аннары гәүдәсен полиэтиленга  төреп, караңгы төшкәч,  мәрхүмнең аякларыннан машинага бәйләп, мәетне яңа казылган кабергә яшерергә  өметләнеп, якында урнашкан зират ягына алып киткән. Зират янында трос өзелә, һәм ир-ат, мәетне юлда калдырып, качып китә.  

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас