+21 °С
Болытлы


Мәскәү шәһәрендә картәнисе белән няня сугышканнан соң 1,5 яшьлек бала хастаханәгә эләккән.
РЕН ТВ каналы хәбәр итүенчә, малайның әтисе белән әнисе кунакка китәләр, баланы 43 яшьлек картәниләре белән калдыралар, шулай ук няня булып эшләп йөрүче 21 яшлек танышларына да караштырып торырга кушалар. Ике хатын бала тәрбияләү турында сөйләшеп утырганда сүзгә килешәләр һәм сугыша башлыйлар. Нәтиҗәдә, бала баш җәрәхәте ала.
Хәзер кем гаепле булуын хокук саклау органнары тикшерәчәк.
Чыганак: ren.tv