Җинаять һәм җәза
19 июль 2023, 07:01

Баланың мәетен ярты ел гаражда саклаган

И, бәхетсез сабый...

news.myseldon.comnews.myseldon.com
Фото:news.myseldon.com

Екатеринбург шәһәрендә алты яшьлек Далер Бобиевның үлеме буенча җинаять эшен тикшерәләр. Гаепләнүче – малайның опекуны Вероника Наумова – аның үлемен ярты елдан артык яшергән, пособиеләр алып яткан, ә малайның мәетен спорт сумкасына салып гаражда саклаган. Ни өчен соң  Вероника  үзен шулай сәер тоткан һәм мәеттән котылырга тырышмаган?

«Гадәттә, мәетләрне иртәме-соңмы юкка чыгарырга тырышалар. Мәетнең ярты ел йорт янында ятуы – сирәк хәл. Наумова сорау алган вакытта сумка тотып кая да булса барырга куркуын әйтте. Имеш, бала мәетен бернәрсә дә эшләтергә, аннан котылырга теләмәгән, чөнки баланы кызганган. Үз-үзен мәҗбүр итә алмавын әйтте», – дип сөйләгән бу вакыйгалардан хәбәрдар булган чыганак.

Әмма хокук саклау органнары аның сүзләренә скептик карашта булган.

«Моңа кадәр дә Наумова бик күп алдады. «Югалган бала өчен бик борчылам һәм кайгырам», – дип, хәтта күпне күргән тәҗрибәле хезмәткәрләрнең дә башын бутады. Беренче полиграфны уңышлы узды. Шуңа күрә аның сүзләренә бик азлар гына ышана. Күрәсең, ул малайның нәрсәдән һәлак булганын билгели алмасыннар өчен, мәете тулысынча таркалып, череп беткәнен көткәндер», – диләр хокук сакчылары.

Аның сүзләренчә, кешенең баш мие, йомшак тукымалары һәм эчке органнары бик тиз чери. Нәкъ менә шуңа күрә, хәтта гәүдә тышкы формасын саклап калса да, үлем сәбәбен ачыклау мәшәкатьлерәк булырга мөмкин. Вакыт күбрәк узган саен, шулкадәр катлаулырак.

«Әгәр тагын 1-2 ай узган булса, аның нәрсәдән үлгәнен бөтенләй ачыклый алмаслар иде. Чөнки үлемгә китергән зарарлануларны һәрвакытта сөякләргә карап белеп булмый», – дип ышандыра әңгәмәдәш.

Хәзерге вакытта үлемнән соңгы экспертиза дәвам итә.

Вероника Наумова 2 айга кулга алынган, әмма инде үзен СИЗОдан чыгаруларын таләп итә. Хатынның ире балаларын үзенә алыр өчен барын да эшләячәкмен, дип белдергән. Бу хәлне җентекләп тикшерер өчен ир-атны махсус хәрби операция зонасыннан вакытлыча кайтарганнар иде. 

Чыганак: "Интертат" 

Читайте нас