Җинаять һәм җәза
18 июль 2023, 07:45

Ленин мавзолеена ут төртмәкче булган

Нинди үче булды икән?

SHOT Telegram-каналы.SHOT Telegram-каналы.
Фото:SHOT Telegram-каналы. 

Мәскәүдә адекват булмаган ир Молотов коктейле ярдәмендә Ленин мавзолеена ут төртмәкче булган.

Вакыйга 18 июль төненә каршы теркәлгән. Котырынган ир Кызыл мәйданга килә дә, мавзолей бинасына ярдыргыч катнашма салынган шешәне ыргыта, әмма шешә бинага ук барып җитми, аны уратып алынган коймага бәрелә һәм планлаштырылган янгын башланмый кала.

Тоткарлаган вакытта тәртип бозучы полицейскийларга каршылык күрсәткән.

Әйткәндәй, бүген аның туган көне, ди. Ул әле полиция бүлегендә кылыгының сәбәпләрен аңлата. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас