

Уфада бер ханым, исерек күршесеннән котылырга тырышып, тәрәзәдән сикергән. 50 яшьлек ир исә коммуналь фатирдагы күршесен үтерүдә гаепләнә. Бу хакта Башкортстанның Тикшерү комитеты хәбәр итә.
38 яшьлек хатын белән гаепләнүче арасында еш кына тавыш чыга торган булган, чөнки иркәй коммуналь фатирның гомум файдалану урыннарында үзен тәртипсез тоткан.
15 июльдә чираттагы бәхәс вакытында исерек ир хатынга берничә тапкыр пычак белән кадаган. Котылырга тырышып, тегесе беренче каттагы фатир тәрәзәсеннән сикереп төшә, ләкин табиблар килгәнче вафат була.
Гаепләнүче тиз генә әйберләрен җыйган һәм Мәскәүгә китәргә җыенып, фаҗига булган урыннан качкан. Әмма тикшерүчеләр һәм оперативниклар аны автовокзалда кулга алган. Ир җинаять кылуда гаепле булуын таныган.
Чыганак: news.102