

Уфада табиблар йөрәге пычак белән яраланган яшүсмернең гомерен саклап калган. Пациентны могҗизалы рәвештә коткару тарихын БРның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин сөйләде. Үсмерне 17нче шәһәр балалар клиник хастаханәсенә ашыгыч рәвештә июль башында китерәләр. Табиблар аның хәлен бик авыр дип бәяли.
"Баланың тормышы чын мәгънәсендә кыл өстендә иде. Ашыгыч ярдәм табиблары хастаханәгә авыр пациентны алып килүләре турында кисәттеләр. Шуңа күрә операция бүлмәсендә аны травматология бүлеге мөдире Ирек Шәрипов җитәкчелегендәге мультидисциплинар хирургия бригадасы көтеп тора иде. Табиблар эшләп торган йөрәктәге җәрәхәтне тегеп, кан китү куркынычыннан булдырмый калган. Гемодинамика торгызылды", – дип язган министр үзенең телеграм-каналында. Операциянең 1 сәгать 15 минут дәвам иткәне билгеле.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгына хокук саклау органнарындагы үз чыганагы вакыйганың нечкәлекләрен хәбәр иткән. Беренчел мәгълүматлар буенча, үсмер кич белән 1980 елда туган хатын-кыз компаниясендә була. Бервакыт алар арасында низаг килеп чыга: ханымга егетнең сүгенү сүзләре әйтүе ошамый. Ул пычак белән үсмернең йөрәгенә кадаган да качкан.
Хатын-кызны тәртип сакчылары икенче көнне тапканнар.