

Күгәрчен районара суды республикада яшәүче 69 яшьлек иргә карата “мошенниклык” маддәсе буенча җинаять эше буенча хөкем чыгарган.
БР прокуратурасының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 2015 елда бу ир Зианчура районына күченгән һәм үлгән танышының исеме астында яшәгән. Шулай итеп, ул 8 ел буе чит исем астында гомер кичергән һәм күп кенә авылдашлары белән яхшы мөнәсәбәтләр урнаштырган.
2022 елның маеннан 2023 елның февраленә кадәр гаепләнүче сигез кешедән 1,2 млн. сумнан күбрәк акча бурычка алган. Чынанда исә аның ул акчаларны кайтарып бирерлек мөмкинлеге булмаган.
Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныган. Суд аңа 2 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 4 ел төрмә җәзасы билгели. Моннан тыш суд аннан зыян суммасын да түләтә.
Чыганак: Башинформ.