

Чиләбенең Сим шәһәрендә 2 көн элек 11 яшьлек кыз югалган иде. 4нче сыйныф укучысы 9 июльдә паркта йөргән һәм өенә әйләнеп кайтмаган.
Аны шәһәр халкы да эзләргә ярдәм иткән. Елга буенда кызның рюкзагы һәм телефонының тышлыгы табылган. Аннары, паркта берүзе түгел, ә дустының әтисе белән булуы ачыкланган. Шуннан бу ирне кулга алганнар.
36 яшьлек Дмитрий баланы пычак белән чәнчегәнен сөйләп биргән. Ул мәетне кайда яшергәнен дә күрсәткән - үзе эшләгән фермага бара торган юл янында күмгән. Моңа кадәр ул ике көн дәвамында волонтерлар һәм полиция белән кызны эзләргә "ярдәм" иткән.
Җинаять кылуының сәбәбе - акылы киткәнгә күрә булырга мөмкин, дигәннәр. Сораштыру вакытында ул үз гамәлләрен аңлата алмаган, табибларның "берүк эчә күрмә, акылыңнан язарсың" дигән кисәтүләрен дә оныткан - хәмер кулланган.
Кечкенә чагында Дмитрий бик авыр пневмония кичергән булган, шул сәбәпле баш миенең кан тамырларында проблемалар барлыкка килгән.Табиблар аның склероз һәм неврологик тайпылышлары барлыгына шикләнәләр. Соңгы вакытта Дмитрий баш авыртуларына зарланган. Аңа бер грамм да, хәтта сыра да эчәргә ярамаган һәм үзе дә ул моны бик яхшы белгән. Тик тыелып тора алмаган инде, шуның аркасында сабыйны харап иткән, әти-әнисен, якыннарын олы кайгыга салган.