Җинаять һәм җәза
7 июль 2023, 05:26

Үзенә 1,3 миллион премия язган...

   Башкортстанның Тикшерү комитеты Межгорье мэры вазифасын башкаручы Вячеслав Калугинга карата җинаять эше кузгаткан. Калугин, вазифасыннан файдаланып, аеруча зур күләмдә казна акчаларын үзләштерүдә шикләнелә.

Үзенә 1,3 миллион премия язган...Үзенә 1,3 миллион премия язган...
Үзенә 1,3 миллион премия язган...

   Башкортстанның Тикшерү комитеты Межгорье мэры вазифасын башкаручы Вячеслав Калугинга карата җинаять эше кузгаткан. Калугин, вазифасыннан файдаланып, аеруча зур күләмдә казна акчаларын үзләштерүдә шикләнелә.

   Тикшерүчеләр версиясенә караганда, 2021 елда шәһәр хакимияте башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Калугин, үзенә 1,3 миллион сумнан артык күләмдә премия түләү турындагы карарга кул куйган. Шул ук вакытта шәһәр советы мэр вазифасын башкаручыны премияләү турында карар кабул итмәгән.

   Бүгенге көндә шик астына алынучының эш урынында, йортында тикшерүләр бара, дип хәбәр итә Тикшерү комитетының матбугат хезмәте.

Фото: babr24.com

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас