

Камчаткада яшәүче ир 10 ел үткәч, сало урлаганын сөйләп биргән. Шул гомер ул вөҗдан газапларыннан интеккән. Карак шулкадәр кайгырган ки, аның хәтта йокысы качкан.
2013 елның декабрендә Яңа ел алдыннан ир Усть-Камчатск шәһәрендә чит фатирга кереп, 3 кг сало һәм фатир хуҗасының киемнәрен урлап чыккан. Урланган киемне хәмергә алмаштырган, а сало янына ипи сатып алып, аларны кабымлык иткән. Ул вакытта каракны кайнар эзләре буенча тапмаганнар, "Торакка законсыз кереп, урлашу" маддәсе буенча җинаять эше кузгатканнар. Фатир хуҗасы зыянны 26 мең сум күләмдә бәяләгән.
10 елга якын вакыт узгач, 48 яшьлек ир, полиция бүлегенә килеп, салоны ничек урлаганын түкми-чәчми сөйләп бирә.
Һәм күңел газаплары аркасында начар йоклый башлаганын хәбәр итә. Кармасын чистарту өчен ул зыян күрүчедән гафу үтенгән һәм салган зыянны каплаган.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.