

Краснодарның үзәк районында яшәүче 81 яшьлек Люда әби якындагы полиция бүлеге участковые белән нидер бүлешә алмаган. Аңа карата нәфрәте шулкадәр көчле булган ки, әби, киллер яллап, полиция хезмәткәрен үтертергә уйлаган.
Айдан артык Люда карчык дуслары һәм танышларыннан криминал дөньясында элемтәләре юкмы дип сорашкан, хәтта социаль челтәрләрдә (әйе, әбекәй актив рәвештә интернет белән куллана икән. – Авт.) игъланнар да язып элгән. Яллаган үтерүчегә Люда карчык 1 миллион сум акча түләргә вәгъдә биргән.
Шулкадәр актив һәм ачык рәвештә җинаятькә әзерләнүгә полиция игътибар иткән. Ахырда “үтерелгән” участковый фотосурәте ярдәмендә аны тотканнар.
Явыз Люда карчыкның фатирында мылтык, боеприпаслар, пычаклар һәм 1 миллион 800 мең сумнан артык акча тапканнар. Эзли торгач, хатын, имеш, киллер тапкан һәм акчаны илтеп бирер өчен аңардан үтерелгән участковыйның фотосурәтен җибәрүен көтеп яткан. “Киллер” “үтерелгән” полицейский фотосурәтен аңа җибәргән. Карчык аңа акча илтергә киткән. Шунда аны кулга алганнар да инде.
Хатынга каршы "Үтерүгә әзерлек", "Үтерү белән янау" һәм "Коралның законсыз әйләнеше" маддәләре буенча җинаять эшләре кузгатылган. Явыз карчыкны СИЗОга җибәргәннәр. Хәзер тикшерү аның ни өчен хезмәткәрне шулкадәр күралмавын ачыклый.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.