Җинаять һәм җәза
3 июль 2023, 17:21

Үсмерне яшьтәшләре үтереп ташлый язганнар

Ә үсмер барыбер полициягә аларның исемнәрен әйтмәгән. 

sportishka.comsportishka.com
Фото:sportishka.com

Новосибирск өлкәсендә яшьтәшләре тарафыннан пычак белән 70кә якын җәрәхәт алган 15 яшьлек үсмер үзен кыерсыткан малайларны фаш итмәгән. Бу хакта  үсмернең әтисе сөйләгән.

Ата кеше сүзләренчә, улы тикшерүчеләрне бутарга тырышкан һәм аны кыйнап, пычак белән чәнечкән яшьтәшләрен сатмаган. “Ул һаман аларның кем икәнлеген әйтми, бары тик өч егет һөҗүм итте  ди”, – дип сөйли  ир улы турында.

Һөҗүм итүче малайларның берсе үсмернең сыйныфташы булган. Аның әнисе судта сәркатип булып эшли. Картәнисе – элекке авыл советы рәисе, ди малайның әтисе.

Версияләрнең берсе буенча, Новоибирск өлкәсендәге үсмерләр арасындагы  бу җәнҗал сәбәбе – үсмер кыз. Башта ул кыз бер малай белән дуслашып йөргән, соңыннан пычак белән чәнчелгән үсмер белән очраша башлаган.

Бу хәл 20 июньдә булган. Шикләнелүче  үсмерләр (14 һәм 15 яшьтәге) каза күргән егетне Иня елгасы яры буенда очраткан. Анда малайлар сүзгә килгән. Тәүдә алар үсмернең йөзенә баллончиктан сиптергән, аннары кыйнап, пычак белән чәнчеп, качканнар.

Бәхеткә, вакытында күрсәтелгән медицина ярдәме малайны үлем тырнагыннан алып калган. Ул әле хастаханәдә ята.

Соңрак шикләнелүче үсмерләрне кулга алганнар. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас