

“Честно говоря” тапшыруының Телеграм-каналында хәбәр итүләренчә, узган җомга көнне башкаланың Нижегородка бистәсендә коточкыч хәл булган. Гаилә җиңел машинада йортларына табан килеп туктаганда алар янына балта тоткан күршеләре йөгереп килгән. Ул машина тәрәзәләрен ваткан. Гаилә башлыгына да эләккән. Аның кулы сынган.
Биредә яшәүчеләр сүзләренчә, ир еш кына алкогольле эчемлекләр белән мавыга, исерек чагында үзен тәртипсез тота башлый. Моңа кадәр ул Җинаять җәзалары кодексның 111 маддәсе буенча "Сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян китерү” хөкем ителеп, төрмәдә утырган һәм бу елның язында азат ителгән.
“Күршең әйбәт булса, яшәп була” дип юкка гына әйтмәгәннәр шул...
Чыганак: bashinform.ru