Җинаять һәм җәза
3 июль 2023, 08:17

13 ел элек кылган җинаять өчен

Кырын эш кырык елдан соң да беленә шул...

Башкортстан прокуратурасы  Салават шәһәрендә яшәүче бер иргә карата “Үтерү” маддәсе буенча  кузгатылган җинаять эше буенча гаепләү карарын раслаган.

Хәл болай булган. 2009 елның декабрь аенда Салават шәһәрендә  төнге клуб хуҗасы һәм администраторы  ике егет белән конфликтка кергән. Төнге клуб хуҗасы якын арадан 21 яшьлек егетнең башына травматик коралдан аткан. Җитди җәрәхәт алу сәбәпле яраланган ир бер атнадан дәваханәдә үлгән. Җинаять эше тукталып торылган булган, шикләнелүчене эзләүгә игълан иткәннәр.  Быел исә шаһитларның берсеннән янә сорау алганнар һәм ул,  гаепләнүченең гаебен раслап, күрсәтмәләр биргән.

“Тикшерүчеләр һәм криминалистлар җинаять эше материалларын тикшергәч, вакыйганы үз күзләре белән күрүчеләрдән  һәм башка шаһитлардан сорау алгач, гаепләнүченең әлеге җинаятьне кылуын раслаучы дәлилләр җыелган. Соңрак ул наркотикларның законсыз әйләнеше өчен кулга алынган булган”, – диләр Русия Тикшерү комитетының БР буенча матбугат хезмәтендә.

Гаепләнүче гаебен танымаган. Җинаять эше Салават шәһәр судына юнәлтелгән. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас