

Полиция хезмәткәрләре талауда шикләнелүчеләрне тоткарлаган. Русия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк хәбәр иткәнчә, битлек кигән ике ир-ат Уфаның маршал Жуков урамында урнашкан электроника кибетенә кергәннәр дә хезмәткәрләренә баллончиктан сиптереп, пистолетка охшаш әйбер белән янап, алардан сейф ачкычларын тартып алганнар. Аннары биш миллион сумга якын акча һәм җиде кәрәзле телефон урлаганнар. Чыгуларына аларны машина көтеп торган.
"Полиция хезмәткәрләре Уфада һәм Казанда дүрт яшь кешене тоткарлады. Аларның икесе – җинаятьне турыдан-туры башкаручылар, өченчесе водитель ролен үтәгән. Тагын берсе –элекке кибет хезмәткәре, ул, беренчел мәгълүматлар буенча, җинаятьтәшләренә акчаның кайда саклануын сөйләгән. Тоткарланган ирләр урланганны үзара бүлешкәннәр һәм шактый зур өлешен туздырганнар. Аларның яшәү урыннарында тентүләр үткәрелә, акчаның бер өлеше тартып алынды. Электроника сату ноктасы хезмәткәрләренә янаган пистолет уенчык булып чыкты”, — дип сөйләде ведомство вәкиле.
Чыганак: bashinform.ru