

Екатеринбургта 6 яшьлек Далер Бобиевны үтерүдә шикләнелеп аны опекага алган “Лукоморье” гаилә мәктәбе укытучысы Вероника Наумова тоткарланган. Хатын баланың гәүдәсен сумкага салып, йорт белән янәшәдәге гаражга чыгарып куюын ачыктан-ачык сөйләп биргән. Хатын сүзләренчә, имеш, баланың үлеме бәхетсезлек очрагы булган.
Узган төндә “Прорыв” эзләү отряды төркемнәренең берсе бала гәүдәсе табылган гаражлар тирәсендә мәет исе тойган. Вакыйга урынына эт белән полицейскийларны чакыртканнар. Һәм бала мәетен тапканнар. Суд-медицина экспертлары бәяләвенчә, малай берничә ай элек үлгән. Ә аны өч көн элек кенә эзли башлаганнар... Наумова шул гомер аның югалуын яшергән һәм социаль челтәрләргә аның иске фотосурәтләрен урнаштырып барган. Дүшәмбе көнне ул полициягә килеп, Далерны качкан дип хәбәр итә. Имеш, ул моңа кадәр дә шулай качып киткәләгән.
Югалганнан соң аны волонтерлар, полиция, җирле халык эзләргә керешкән, ләкин беркем дә баланы таба алмаган.
Хәзерге вакытта тикшерүнең опека органнарына бик җитди сораулары бар, нишләп алар айлар буена гаиләне тикшермәгән һәм Далерның югалуын күрмәгән-сизмәгән.
Әйткәндәй, моңа кадәр 34 яшьлек Наумовадан тәрбиягә алган бер малай качкан булган инде. Үсмер аны мәсхәрәләүләрдә гаепләгән, шул исәптә кечкенә Далерны кыерсытуда да. Баланы табиб-психиатр исәпкә куйган булган.
Гаиләдә барлыгы алты бала булган – өчесе үзенеке, өчесе – тәрбиягә алынган. Наумова аларны ире белән тәрбияләгән. Кичә балигъ булмаган барлык балаларны гаиләдән алып, социаль учреждениегә урнаштырганнар.
Опека органнары хезмәткәрләре тарафыннан вазифа җинаяте ихтималлыгы буенча да җинаять эше кузгатылган.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.