Җинаять һәм җәза
28 июнь 2023, 13:21

“Әнием, мине машина бәрдерде...”

Мин – беренче дәваханәдә. Баш мием селкенде, иренем җимерек...

Мәскәүдә яшәүче хатын дәваханәгә эләккән кызын аңа каршы җинаять эше ачудан коткарыр өчен   1 миллион сум акчасын, алтын-бриллиантларын  биргән. Бу – телефон мошенникларының чираттагы бер тозагы, хәер, әлеге ысул күпләргә таныш, тик менә язма герое нишләптер аның хакта ишетмәгән булган, күрәсең.

Ростокино районында яшәүче 63 яшьлек хатынга телефоннан бер яшь хатын шалтырата, аның тавышы нәкъ пенсионер хатынның кызыныкына охшаган була. Юл аша светофорның кызыл сигналына  чыккан чакта аны машина бәрдерүен. “Кызы” әнисеннән ярдәм итүен ялвара. Имеш, ул дәваханәдә, һәм тиз арада 3,5 миллион сум акча кирәк, чөнки аның аркасында  бер хатын имгәгән, ә акчалар исә җинаять эшен ачмасыннар өчен кирәк.

Күп тә үтми пенсионер хатынга үзен тикшерүче дип таныштырган ир шалтырата һәм тиздән курьер килүен хәбәр итә. Курьерга акчаны һәм кызына карата җинаять эшен кузгатмау турында гаризаны бирергә кирәк дип аңлата ул.

Кызы өчен кайгырган ана бар шартларны да үти:  озак еллар җыйган 1 миллион сум акчасын, алтын, бриллиант бизәнгечләрен һәм гаризаны курьерга тапшыра. Һәм кызына шалтырата... Кызы, әлбәттә, бу хәл турында берни белмәгән булып чыга. Телефон мошенниклары корбаны булуын аңлаган хатын полициягә мөрәҗәгать иткән. Мошенникларны эзлиләр...

Белмим инде, интернеттан теләсә нинди мәгълүмат укыганчы, бәлки, бер тапкыр булса да “Мама,  я попала в аварию, мне срочно нужны деньги...” дигәнрәк башисемле хәбәрләргә игътибар итәргә кирәктер?

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас