Җинаять һәм җәза
27 июнь 2023, 08:31

Гаеплеләр хөкем ителде

"Кышкы чия"дә 60 кеше, шул исәптән 37 бала һәлак булган иде...

РИА "Новости" Гаеплеләр хөкем ителдеРИА "Новости" Гаеплеләр хөкем ителде
Гаеплеләр хөкем ителдеФото:  РИА "Новости"

Кемерово өлкәсендә 2018 елның 25 мартында янган “Кышкы чия” сәүдә-күңел ачу комплексы буенча ачылган җинаять эшенә нокта куелды: суд Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Кузбасс буенча идарәсенең элеккеге җитәкчесе Александр Мамонтовны бу янгында гаепле дип тапты һәм 10,6 елга ирегеннән мәхрүм итте. Ул янгында 60 кеше һәлак булды, 37се – балалар иде.

Александр Мамонтов, суд карарына ярашлы, 900 мең сум күләмендә штраф түләргә бурычлы. Аңардан тыш, Кемерово буенча янгын надзоры дәүләт инспекторы Григорий Терентьев 8 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм ителгән. Янгынга каршы көрәшү хезмәткәрләрен вазыйфаларын тиешлечә үтәмәүдә гаеплиләр. Кешеләр, өстәмә чыгу ишекләре бикле булу сәбәпле, янгыннан чыга алмаган һәм кинотеатрда бикләнеп калган...

Чыганак:  РИА "Новости"

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас