Җинаять һәм җәза
23 июнь 2023, 06:41

Эше җиңел булган: бер “лайк” өчен – 100 сум

Мондый эштә мин дә эшләр идем. 

mavink.commavink.com
Фото:mavink.com

Уфа полициясенә зур суммада акчасыннан колак каккан ир мөрәҗәгать иткән. Эчке эшләр министрлыгының Уфа буенча идарәсендә хәбәр итүләренчә, ул интернетта  өстәмә эш эзләгән. Иргә белән бер эш бирүче хатын элемтәгә чыккан һәм аңа “продвижение товара” юнәлеше белән шөгыльләнергә тәкъдим иткән. Моның өчен ул кибет товарларына нибары уңай бәя биреп барырга тиеш булган. Һәр “лайк” өчен уфалыга 100әр сум акча түләргә вәгъдә иткәннәр. Ул ризалашкан, шартларны үтәгән һәм аңа 500 сум акча түләгәннәр. Арытаба  аңа командада эшләргә тәкъдим итеп, мессенджерлардагы бер төркемгә керткәннәр. Ул “лайк”лар куюын дәвам иткән.

Имеш, керемне арттырыр өчен дип, явыз ниятле кешеләр аңа бер сайтта теркәлергә тәкъдим иткән. Арытаба, “җитәкче” сүзләренчә, ул, имеш,  “техник хата ясаган” һәм шул сәбәпле  500 мең сумнан артыграк  акча күчерергә тиеш булган. Беркатлы ир ышанган һәм күрсәтелгән сумманы күчергән.

“Мошенниклык” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү дәвам итә. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас