Җинаять һәм җәза
23 июнь 2023, 12:27

«Башавтотранс» оешмасының бер җитәкчесенә карата җинаять эше ачылган

Ул зур суммада акча үзләштерүдә гаепләнә. 

«Башавтотранс» оешмасының бер җитәкчесенә карата җинаять эше ачылган«Башавтотранс» оешмасының бер җитәкчесенә карата җинаять эше ачылган
«Башавтотранс» оешмасының бер җитәкчесенә карата җинаять эше ачылган

Башкортстанда «Башавтотранс» дәүләт унитар предприятиесе филиалы җитәкчесенә карата җинаять эше кузгатылган. Бу хакта ФСБның төбәк буенча идарәсе хәбәр итә. 

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, предприятие җитәкчесе 2019 елның июленнән дүрт танышын эшкә урнаштырган, ә чынлыкта эшкә алар йөрмәгәннәр. Быел май аенда бу эш фаш ителгән. Бу вакыт эчендә аларга 5 млн сум хезмәт хакы түләнгән, аны филиал директоры үз кесәсенә сала барган.

Киров районы суды җитәкчене сак астына алу турында карар чыгарган. 

Комсызлыктыр инде бу. Югыйсә, җитәкчеләр хезмәт хакын да аз алып эшләмиләр инде, ә ул  нәфесен тыя алмаган, күрәсең. 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас