

Белорет шәһәре полициясенә җәмәгать йөри торган саунадан “кунакларның берсенә ярдәм кирәк, нәрсә беләндер башына сукканнар, шикелле” дигән хәбәр килгән.
Тәртип саклаучылар ял итүче компаниянең дүрт кешедән торганлыгын ачыклаган – ике ир һәм ике хатын-кыз. Ирләрнең берсенең башында яра, аннан кан саркып торган. Тирә-якта пыяла ватыклары аунап яткан. Шунда ял итүчеләрне сораштырганнан соң шул ачыкланган – 33 яшьлек ирнең башына хатыны суккан. Хатын иренең эчеп алгач, аны төрле сүзләр белән мыскыл итүе һәм берничек тә тынычланырга теләмәве турында сөйләгән. Мыскыллауга кем түзсен, ханым да түзмәгән, өстәлдән буш шешәләрнең берсен алган да, иренең башына ике тапкыр суккан...
Ләкин бу сугулар берничек тә тәэсир итмәгән – аптырагач, хатын тозлы кыярдан бушаган пыяла банка белән “җиффәргән”. Банка ватылган, ирнең башы яраланган.
Ашыгыч ярдәм бригадасы ирне дәваханәгә алып киткән, тагын да бераздан аны өенә кайтарып җибәргәннәр. Хәзер 33 яшлек хатын - җинаять эше фигуранты. Тикшерү эшләре тәмамланган, материаллар судка тапшырылган. Хатынга нинди җәза бирерләр, әлегә билгесез.
Чыганак: Башинформ.