

Пензада Украинаның хәвефсезлек хезмәтенә (СБУ) Русия хәрбиләре турында мәгълүмат тапшырып яткан 39 яшьлек ирне тоткарлаганнар. Аңа каршы “Дәүләт хыянәте” маддәсе буенча җинаять эше кузгатканнар.
SHOT Telegram-каналы язуынча, 2022 елда ир социаль челтәрләр аша Украинага РФ Кораллы көчләре хәрбиләре турында берничә тапкыо мәгълүмат җибәргән. Элегрәк аны ялган донос һәм хакимият вәкиленә янаулар өчен хөкем иткән булганнар.
Хәзер аңа гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителү яный.
Сатлыкҗаннар гел булган инде, элекке заманда да. Әмма бүгенге көндә алар бигрәк күбәйде кебек, чөнки кешеләр еш кына 3-5 мең сумга да илләрен сатарга риза...
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.