

Нефтекаманың хөнәрчелек училищесында укучы егете интернет аша "яхшы" эш табып, җинаять юлына басканын сизми дә калган.
Ефимны хәзер берничә ел төрмә көтә, чөнки ул мошенникларның ярдәмчесе булып эшләгән. Акча җыю өчен курьер кирәк булган белдерүне күреп, элемтәгә чыккан һәм эшнең шартлары белән килешеп, ризалашкан.
19 июньдә егет бер хатын-кызның өеннән акча алып килергә тиеш булган. Аны эш бирүче кушкан адрес буенча барып алган. Аннары Тинькофф банкоматы урнашкан җиргә барып, аны күрсәтелгән счетларга күчергән. Студент бу хезмәте өчен барлык суммадан 20 меңен "гонорар" урынына үзендә калдырган.
Соңрак хокук саклаучылар Ефимга акча биргән хатын-кызның мошенниклар корбаны булуын ачыклаган. Бу ханымга берәү шалтыратып: "Киленең руль артында юл һәлакәтенә эләккән һәм аңа, җинаять җаваплылыгыннан качар өчен, фәлән суммада акча кирәк, хәзкр курьер килә, тапшырырсың", - дигәннәр. Бу ханым шок хәлендә зур сумманы егеткә биреп җибәргән. Соңрак, килененә шалтыраткач, алданганын аңлаган.
Егетне табу авыр булмый, әлбәттә. Күпчелек өйләрнең подъезд алларында видеокамералар тора. Ефим, бу схеманы белә торып, ризалашкан. Ә хәзер аны суд көтә.