

Краснодар краенда өч элекке полиция хезмәткәрен вазифа вәкаләтләрен арттырган һәм Геленджик эшкуарларыннан акча талаган өчен колониягә утыртканнар.
Суд ачыклавынча, 2021 елда ул вакытта Геленджикның җинаять эзләве бүлеге өлкән оперуполномоченные, законлы нигез булмаса да, хезмәткәрләре белән бергә эшкуарларны тоткарлап, аларны полиция бүлегенә алып килгән. Анда ул тоткарланучыларга наркотикларның законсыз әйләнеше хакында җинаять эше кузгату белән янап, бизнесменнардан 1,7 миллион сум таләп иткән. Хөкем ителгән хокук сакчысы акчаларны тапшыру схемасын аңлаткан – 700 мең сумны кичекмәстән бирергә, ә бер миллион сумны Мәскәүдәге арадашчы аша банк картасына күчерү юлы белән. Акчаларны алуны һәм банк картасына күчерүне ул җинаятьтәшләренә йөкләгән. Иреккә чыгу белән коммерсантлар хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткәннәр һәм барын да сөйләп биргәннәр. Нәтиҗәдә талаучыларны тоткарлаганнар, ахырда алар үзләре җинаять эше фигурантлары булган.
Талау схемасын уйлап чыгарган өлкән оперуполномоченный гомум режимдагы алты ел колониягә хөкем ителсә, аның җинаятьтәшләренә икешәр ел колония биргәннәр.
Чыганак: Lenta.ru