

Курган өлкәсендә котырынган ир белән хатын күршеләрен гә ут төртеп яндыра язганнар.
Колесниково авылында яшәүче 37 яшьлек ир белән 25 яшьлек хатын бик каты күршеләренә ачуланган. Сәбәбе – күршеләренең сыерлары аларның бакчасын таптап чыгулары. Ачулары кабарган фермерлар үч итмәкче булганнар. Иртә белән алар күршеләренең өйләренә бәреп кергәннәр. Анда 59 яшьлек хатын, 17 яшьлек үсмер һәм сигез яшьлек кыз бала булган. Яшь ир белән хатын алар өстенә бензин сипкән һәм ут төртмәкче булган.
Бәхеткә, пенсионер хатын акылдан язар дәрәҗәгә җиткән ир белән хатынны җиңә алган һәм полиция чакырткан. Һөҗүм итүчеләрне тоткарлаганнар һәм берничә кешене үтерергә маташулары өчен җинаять эше кузгатканнар.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.