Җинаять һәм җәза
20 июнь 2023, 13:00

Банк хезмәткәре сизеп калган

Башкортстан Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге банк хезмәткәренең грамоталы гамәлләрен югары бәяләде.

tvc.ru Банк хезмәткәре сизеп калганtvc.ru Банк хезмәткәре сизеп калган
Банк хезмәткәре сизеп калганФото:tvc.ru

 

Россия Эчке эшләр министрлыгының Уфа шәһәре буенча идарәсенең 4 нче полиция бүлегенә 54 яшьлек ир  алдау турында гариза белән мөрәҗәгать итте. Ул полиция хезмәткәрләренә шушы көннәрдә Стәрлетамак шәһәрендә әнисе янына кунакка килүен, ә аның кесә телефонына билгесез кешедән шалтыратуын сөйләде. Мошенниклар үзләрен дәүләт хезмәтләре хезмәткәрләре дип таныштыралар һәм ир-атның аккаунтын җимереп, аның шәхси мәгълүматларын билгесез кешеләр үзләштергән дип хәбәр итәләр. Шулай ук аңа телефонга смс белән килгән кодны әйтергә кушалар. Бу хәбәр ир-атны шаккатырган һәм ул мошенникларның күрсәтмәләрен үти башлаган. Ул аларга смс-хәбәрдә күрсәтелгән кодны атаган. Аннан мошенниклар шәхси мәгълүматларны «саклау» хезмәтләре өчен 600 мең сумлык кредит рәсмиләштерергә кушалар. 54 яшьлек ир Стәрлетамак шәһәрендәге «Открытие» банкы бүлекчәсенә мөрәҗәгать итә. Мошенниклар аның кредит алу өчен гариза бирүен телефоннан ишетеп  торганнар.

«Открытие» банкы хезмәткәре Алина Дубровина клиентның киеренке сөйләшүен сизеп кала, шулай ук аның телефон аша кредит рәсмиләштерергә кушкан билгесез кеше белән сөйләшүен ишетә. Банк 54 яшьлек ир-атка мошенниклар теләгән сумманы бирә алмавын,  500 мең сум гына бирә алуын хәбәр итә. Ләкин мошенниклар азрак суммага да ризалашканнар. Бәхеткә, бу вакыт эчендә банк хезмәткәре хәлне бәяләргә һәм ир-атның мошенниклар тәэсирендә булуын аңларга өлгергән. Шуннан соң ул аның белән профилактик әңгәмә үткәрә, аны алдатырга тырышуларын аңлата һәм кредит өчен гаризаны кире кага.

Республика Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге банк хезмәткәренең җинаятьне кисәтүдәге гамәлләрен югары бәяләде. Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры полиция генерал-майоры Александр Прядко Стәрлетамак шәһәренең «Открытие» банкының клиентларга хезмәт күрсәтү буенча менеджеры Алина Дубровинага актив гражданлык позициясе, уяулык, Эчке эшләр органнарына IT-җинаятьләргә каршы көрәштә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде һәм аңа Рәхмәт хаты тапшырды.

Полиция искәртә, хокук саклау органнары, банк оешмалары һәм дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре беркайчан да шикле операцияләр турында хәбәрләр белән гражданнарга шалтыратмыйлар һәм кредит рәсмиләштерергә тәкъдим итмиләр. Чит кешеләр белән сөйләшкәндә, онытмагыз, куркынычсызлык кагыйдәсе – уяулык! Һәрбер мәгълүматны тикшереп була: банк оешмасына шәхсән килергә, кайнар линиягә шалтыратырга яки полициягә мөрәҗәгать итәргә.

Чыганак: Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча матбугат хезмәте.

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас