Җинаять һәм җәза
17 июнь 2023, 15:22

Улы әнисенең фатирына ут төрткән

Исең-акылың китәр...  

smartik.rusmartik.ru
Фото:smartik.ru

Мәскәүдә берничә көнгә яшәп торырга кертмәгәне өчен улы әнисенең фатирына ут төрткән.

SHOT Телеграм-каналы язуынча, хатыны белән башка төбәктән килгән 39 яшьлек ир Төньяк Чертановода яшәүче әнисендә тукталырга теләгән. Әмма ул баш тарткан. Күп тә үтми үчле ир әнисенә шалтыратып, аның ке бүлмәле фатирына ут төртүе турында хәбәр иткән. Нәкъ бу вакытта фатир ишеге чынлап та янган. Ишекнең януын күреп калган  күршеләр тиз арада  махсус хезмәтләрне чакырта. Ялкын 7 квадрат метрга гына таралып өлгергән. Аны тиз сүндергәннәр. Ир исә вакыйга урыныннан качкан.

Янгын чыккан вакытта өйдә булмаган хатын  каза күрмәгән. Тикшерү оештырганнар. 

Исең-акылың китәр...  

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас