Җинаять һәм җәза
16 Июня 2023, 10:13

15 яшьлек малай машина белән әйләнгән

Ул исерек булган. 

Добавить в предпочтительные источники Google
15 яшьлек малай машина белән әйләнгән15 яшьлек малай машина белән әйләнгән
15 яшьлек малай машина белән әйләнгән

Калтасы районында исерек яшүсмер юлда машина белән әйләнгән.

Бүген иртән полициянең дежур частенә ВАЗ-2114 автомобиле юл һәлакәтенә очравы турында хәбәр килгән. Һәлакәт урынына Калтасы районы буенча ДПС экипажы җибәрелгән.

Куян-Калегин авыллары юлында исерек килеш руль артына утырган 15 яшьлек малай машина белән әйләнгән. Исән калган, әмма бераз имгәнгән.

Тиздән автомобиль хуҗасы да транспорты югалуы турында полициягә мөрәҗәгать иткән. Нефтекамадан кайткан егет төнге сәгать өчтә туган тиешле абзыеның өенә кереп, өстәлдә яткан машина ачкычын урлап чыккан.

Җәйге каникулны күңеллерәк үткәрергә уйлап, төнге урамда бераз йөреп килергә уйлаган.

15 яшьлек малай машина белән әйләнгән
15 яшьлек малай машина белән әйләнгән
Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас