Җинаять һәм җәза
15 июнь 2023, 09:54

"Права"сы бөтенләй булмаган

Водитель таныклыгы булмаган кеше машинасына утырып, нинди йөрәк белән  юлга чыкмак кирәк?

БР буенча ЮХХДИнең матбугат хезмәтеннән.БР буенча ЮХХДИнең матбугат хезмәтеннән.
Фото:БР буенча ЮХХДИнең матбугат хезмәтеннән.

Дәүләт автоинспекторлары Туймазы районында  теркәлгән авария сәбәпләрен тикшерә. Кызганычка каршы, автомобиль һәлакәте нәтиҗәсендә хатын-кыз үлгән. Ведомствода хәбәр итүләренчә, кичә кич Серафимовка-Түбәнге Троицк юлының беренче километрында “Ауди А6” руле артындагы 29 яшьлек  ир кюветка төшеп киткән  һәм әйләнгән.

Авариядә алган тән җәрәхәтләреннән 31 яшьлек пассажир хатын  һәлак булган. Водительне дәваханәгә алып киткәннәр. Ирнең водитель таныклыгы булмавы билгеле. Авария вакытында аекмы, юкмы икәнлеген ачыклар өчен табиблар канын анализга алган.

Тикшерү оештырылган.  

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас